Биографиясе

1946 елның 26 июнендә Чуаш АССРның Янтык районы Уразкассы авылында туган.

1969 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, органик кушылмаларның структурасын өйрәнү фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

1990 елдан Казан химия-технология институтында, Эластомерлар эшләү үзәге директоры урынбасары, 1995 елдан ясалма каучук технологиясе кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре диен синтезына, югары молекуляр кушылмаларны өйрәнүгә карый. Я.Д.Самуилов төсле фотомомент эшчәнлегенең, сополимер күкерт табуның принципларын эшли. Аддентларның донор-акцептор үзлекләрен һәм аларның [4π+2π]-цикл кушу реакцияләрендә активлыгын билгели. Югары дәрәҗәдә саф гәрәбә һәм фумар кислоталарын синтезлау алымын эшләүдә, аларны азык һәм дару кушылмалары ясау өчен җитештерүгә кертүдә катнаша (Варна шәһәрендәге Халыкара күргәзмәдә алтын медаль, Болгария, 1992).

Чиксез кушылмалар озонолизы механизмын тикшерә, өчле этиленпропилен каучуктан бәрелүгә чыдам полистирол, термоэластопластлар таба. Алкилароматик кушылмаларны гидроперекись ачыту катализаторларын тәкъдим итә. Изоцианатларның спиртлар белән каталитик булмаган реакциясе механизмын өйрәнү нәтиҗәләре полиуретаннар табу процессы белән идарә итүдә кулланыла. Яңа типтагы полимер тио-материаллар – полиэфируретантиоллар синтезлауның бер реакторлы калдыксыз алымын, шулай ук стереоүзгәлекле цис-полибутадиен каучук табуның газ фазалы ысулын эшли (фәнни ясалма эшкәртмәләре Казан каучук заводында, Россия Федерациясенең азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән).

Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Реакционная способность органических соединений. Казань, 2003 (автордаш).

Межфазный катализ. Казань, 2005 (автордаш).

Олигомеры на основе тиодигликоля // Журн. прикладной химии. 2007. Т. 80, № 12 (автордаш).