Биографиясе

1947 елның 30 сентябре, Апас районы Дәвеш авылы – 2006 елның 14 июле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1971), шунда ук эксперименталь фонетика лабораториясендә эшли, 1976 елдан – татар теле кафедрасында. 1981 елдан Алабуга педагогика университетында (1986–1990 елларда татар филологиясе кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре татар авазларына спектраль анализ бирүгә, татар теленең фонетик һәм просодик системаларына, татар графикасы һәм орфографиясенә карый.

Х.Х.Сәлимов – үзешчән композитор, бөтенсоюз һәм бөтенроссия халык иҗаты смотрлары лауреаты.

Хезмәтләре

Орфоэпический словарь татарского языка. Наб. Челны, 1995.

Орфография татарского языка на основе латинской графики. Казань, 2000.

Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. Казан, 2005.

Сопоставительная фонетика татарского и русского языков. Елабуга, 2007 (автордаш).