Биографиясе

1930 елның 5 мартында Кыргызстан АССРның Тянь-Шань өлкәсе Кочкорка авылында туган.

Мәскәү педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1961), урта мәктәптә эшли (Мәскәү).

1967–1991 елларда Россия Фәннәр академиясенең Философия институтында, 1991–1997 елларда Россия Федерациясе Милләтләр эшләре һәм федератив мөнәсәбәтләр министрлыгында бүлек башлыгы.

Хезмәтләре милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Проблема сочетания пролетарского интернационализма и патриотизма. М., 1971.

Ленинская национальная политика КПСС и её фальсификаторы. М., 1982 (автордаш).

Национальные процессы в СССР. М., 1987 (автордаш).