Биографиясе

1933 елның 29 декабре, Тәтеш районы Олы Тархан авылы – 2014 елның 10 августы, Казан шәһәре.

1955 елда Казан университетын тәмамлый.

1959 елдан Казан төзүче инженерлар институтында, 1969–2010 елларда – Казан педагогика институтында,

1971–1974 елларда Алжирда: СССР илчелеге каршындагы урта мәктәптә, Алжир нефть институтында (Бумердес шәһәре) укыта.

1985–1986 елларда Әфганстанда: Кабул педагогика институтының география кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Урта Идел буе, Казан үзән карстлары барлыкка килүнең теоретик аспектларына һәм динамикасын өйрәнүгә карый. Идел буе болгар-татар цивилизациясе формалашу буенча географик тикшеренүләр үткәрә.

Хезмәтләре

География Афганистана. Кабул, 1986 (автордаш).

География Кабула. Кабул, 1986 (автордаш).

Башня Сююмбике и истоки цивилизации булгаро-татар. Казань, 2001.