Биографиясе

1941 елның 5 декабрендә, Чита өлкәсенең Карымское поселогында туган.

Иркутск университетын тәмамлый (1965).

Чита шәһәрендә эшли: 1965 елдан Байкал аръягы комплекслы фәнни-тикшеренү институтында, 1971 елдан Бөтенсоюз алтын фәнни-тикшеренү һәм проект институтында, 1976 елдан Чита техник университетында.

Хезмәтләре геология һәм файдалы казылмаларга карый. В.С.Салихов руда барлыкка килүнең геотектоник цикллар белән бәйле булуы турындагы фаразны әйтә, рудалашу концентрациясенә руда барлыкка килү мохитенең катастрофизмы һәм активлыгы тәэсирен тикшерә, кызыл төстәге утырмаларны типлаштыра һәм бакыр рудасы барлыкка килү процессының синергетик моделен эшли, Чита өлкәсенең аерым регионнарында углеводород чималы перспективаларын нигезли.

Хезмәтләре

Медистые песчаники и сланцы мира. М., 1983 (автордаш).

Основные проблемы современной геологии. Чита, 2006.

Әдәбият

Энциклопедия Забайкалья. Новосибирск, 2006.