К.М.Салихов туган тел һәм башка телләрне өйрәнү турында

Биографиясе

1936 елның 3 ноябрендә БАССРның Бәләбәй районы Красная Речка поселогында туа.

1959 елда Казан университетын тәмамлый.

Казан университетының полимерлар буенча белгечләр әзерләү турындагы карары нигезендә, полимерлар өлкәсендә танылган белгеч Михаил Владимирович Волькенштейн җитәкчелегендә диплом әзерләү өчен Ленинград шәһәренә җибәрелә. Аның җитәкчелегендә яшь галим диплом эшен яза, 1959–1962 елларда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград югары молекуляр кушылмалар институты аспирантурасында укый.

1963 елда К.М. Салихов СССР Фәннәр академиясенең Ленинград югары молекуляр кушылмалар институтында «Некоторые вопросы молекулярной теории диэлектрических и механических релаксационных свойств полимеров» темасына кандидат диссертациясен яклый.

Фәнни җитәкчеләре: физика-математика фәннәре докторы, профессор М.В.Волькенштейн һәм физика-математика фәннәре кандидаты Ю.Я. Готлиб.

1962 елдан К.М. Салихов Караганда политехник институтында эшли.

1963–1988 елларда СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Химик кинетика һәм яну институтында эшли (Новосибирск шәһәре), баш фәнни хезмәткәр (1986 елдан), профессор (1981). Бер үк вакытта, 1968–1988 елларда, Новосибирск университетында.

1973 елда К.М. Салихов СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Химик кинетика һәм яну институтында «Кинетика процессов, обусловленных спин-спиновыми взаимодействиями частиц в магнитно-разбавленных системах» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.

1988–2015 елларда Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институты директоры һәм химик физика бүлеге мөдире. Бер үк вакытта Казан университетының химик физика кафедрасы мөдире (1989–2012), Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге рәисе урынбасары (1991–2012), Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты (1992 елдан).

2015 елдан Казан гыйльми үзәгенең "Физика" юнәлеше фәнни җитәкчесе.

Физика-техника институты директоры буларак, К.М.Салихов үзен сәләтле галим генә түгел, талантлы фән оештыручысы итеп тә күрсәтә. Россия фәне СССР таркалганнан соң юлыккан кыенлыкларга карамастан, К.М.Салихов институт позициясен көчәйтә генә түгел, аны радиоспектроскопиянең алдынгы үзәкләренең берсе дәрәҗәсенә күтәрә.

К.М.Салихов Халыкара «Applied Magnetic Resonance» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире (1990).

Халыкара Электрон парамагнит резонанс җәмгыятенең вице-президенты (2001–2003), Е.К.Завойский исем. Халыкара бүләк билгеләү буенча Халыкара комитет рәисе (1991–2003, 2005 елдан), Татарстан Республикасы Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре фондының эксперт советы рәисе (1997–2002), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе, халыкара ампер комитеты (1986–2019) әгъзасы.

Күптомлы Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы, Татар энциклопедиясенең «Физика» бүлеге буенча гыйльми мөхәрририят рәисе (1992 елдан).

К.М.Салихов магнит-спин эффектлары өлкәсендә тикшеренүләр турында

К.М.Салихов үзенең гыйльми эшчәнлеге турында. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре химик физикага һәм радиоспектроскопиягә карый.

К.М.Салиховның химик реакцияләрдә магнит-спин эффектлары буенча хезмәтләре фәннең яңа юнәлеше – спин химиясенә нигез салуда һәм аны үстерүдә зур роль уйный.

К.М.Салихов конденсатлашкан тирәлекләрдәге парамагнетик кисәкчәләр арасында бимолекуляр спин алмашуның заманча теориясен булдыра. Электрон парамагнит резонансның импульслы спектроскопиясе теориясендә нигез булып торырлык нәтиҗәләр ала. Фотосинтетик системаларның реакция үзәгендә, кояш энергиясе ассимиляциясенең беренче стадияләрендә хасил була торган бүленмә корылмалар электрон парамагнит резонансның вакыты ачыкланган спектроскопиясе теориясен үстерә.

Парамагнетик кисәкчәләр тыгызлыгының спинлы матрицасы өчен кинетик тигезләмәләр тәкъдим итә, аларда кисәкчәләрнең үзара тәэсир итешү өлкәсе аша диффузион үткәндәге бимолекуляр бәрелешләре исәпкә алына.

К.М.Салихов беренчеләрдән булып, үткәрүчән объектлар һәм диэлектрик югалтулары булган объектларның электрон парамагнит резонанс томографиясе алгоритмын эшли.

Аның җитәкчелегендә кешенең тулы гәүдәсенә магнит-резонанслы томограф эшләнә (1997, Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгында сертификат ала һәм файдалануга тапшырыла).

К.М.Салихов мәктәбе

Галим 19 фән кандидаты әзерли, аның укучылары арасында 8 фән докторы бар.

К.М.Салихов Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институты оештырылган гомуминститут физик семинар эшен җитәкли.

К.М.Салихов – молекуляр һәм спин динамикасын һәм фотолаштырылган процессларда квант когерентлыгын тикшерү, радиоспектроскопия, атом-көч микроскопиясе, лазер спектроскопиясе методларын үстерү буенча әйдәп баручы фәнни мәктәп булдырган галим.

К.М.Салихов Е.К.Завойский исемендәге Казан физика- техника институты турында

К.М.Салихов Е.К.Завойский исемендәге халыкара премия турында

Бүләкләре

1971 елда К.М.Салихов «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

1986 елда яңа фәнни тармак – спин химиясенең яңа бүлеген (химик реакцияләрдә магнит-спин эффекты буенча эшләр) төзегән өчен Фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе лауреаты була.

«Спиновая динамика элементарных физико-химических процессов» (1974–1997 елларда нәшер ителә) хезмәтләре циклы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (1998).

Электрон парамагнит резонанс һәм аны химиядә, биофизикада куллану теориясен үстергәне өчен Александр фон Гумбольдт исем. Халыкара фонд бүләге (Германия, 2001), Е.К.Завойский исем. Халыкара бүләк (2004) лауреаты.

К.М.Салихов IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары; медальләр, шул исәптән Халыкара Электрон парамагнит резонанс җәмгыятенең алтын медале, RIKEN институтының «Танылган галим» дипломы (Япония) белән бүләкләнә.

К.М.Салихов – Казан шәһәренең мактаулы гражданы (2011).

Башкортстан Фәннәр академиясенең мәртәбәле академигы (2016), А.Ф.Иоффе исем. Физика-техника институтның мәртәбәле әгъзасы (2017).

Казанда халыкара конференция

Сулдан: Е.К.Завойский кызы Наталья Евгеньевна, К.М.Салихов, Нобель премиясе лауреаты Алекс Мюллер, профессор Дитмар Штелик

Хезмәтләре

Электронное спиновое эхо и его применение. Новосибирск, 1976 (автордаш).

Спиновый обмен. Новосибирск, 1977 (автордаш).

Магнитные и спиновые эффекты в химических реакциях. Новосибирск, 1978 (автордаш).

Magnetic Isotope Effect in Radical Reactions. W.–N.Y., 1996.

Quantum teleportation across a biological membrane by means of correlated spin pair dynamics in photosynthetic reaction centers // Appl. Magn. Reson. 2007. V. 31, № 1–2 (автордаш).

Внутримолекулярный перенос энергии в мезогенном аддукте европия (III) // Известия. РАН. Серия. Химическая. 2008. т.7 (соавт.).

Особенности химической поляризации ядер в бирадикалах при фотолизе алифатических циклических кетонов в газовой фазе // Физическая химия. 2008. №2 (соавт.).

Electron Paramagnetic Resonance: From Fundamental Research to Pioneering Applications and Zavoisky Award. AXAS Publishing Ltd., 2009. Wellington, New Zealand.

Quantum teleportation. On the way to resolution of major quantum computing problems. Electron paramagnetic resonance: From fundamental research to pioneering applications & Zavoisky Award. AXAS Publishing Ltd., 2009. Wellington, New Zealand.

Wolfgang Lubitz: On the Occasion of His 60th Birthday // Applied Magnetic Resonance. 2010. Vol. 37, Issue 1–4 (соавт.).

Вклад обменного и диполь-дипольного взаимодействий в форму спектра ЭПР растворов нитроксильных радикалов // Казанский физико-технический институт имени Е.К. Завойского. 2009. Ежегодник. Казань, 2010.

Electron spin coherence in antiferromagnetically coupled binuclear Mn complexes // Phys. Rev. B 84. 2011. 092402(4) (соавт.).

New aspects of the nanoscale distance measurement using pulse EPR // The International conference “Spin physics, spin chemistry and spin technology”, Kazan, 1–5 September 2011. Book of abstracts.

Determination of the rate of the binary collisions of paramagnetic labels using the EPR spectroscopy // International workshop “Advanced EPR studies for new frontiers in biofunctional spin science and technology (AEBST 2011). November 13–14, 2011. Kobe university, Japan. Abstract book.

Bimolecular Encounters and Re-encounters (Cage Effect) of a Spin-Labeled Analog of Cholestane in a Series of n-Alkanes. Effect of Anisotropic Exchange Integral // J. Phys. Chem. 2012. A 116, 12460−12469 (соавт.).

Some Aspects of the Modern Development of Magnetic Resonance // Applied Magnetic Resonance. 2013. Vol. 44, Issue 8.

Multiparameter NMR Identification of Liquid Substances // Magnetic Resonance Detection of Explosives and Illicit Materials. NATO Science for Peace and Security Series-B. Physics and Biophysics, Springer, 2014 (соавт.).

Four-Pulse ELDOR Theory of the Spin ½ Label Pairs Extended to Overlapping EPR Spectra and to Overlapping Pump and Observer Excitation Bands // Appl. Magn. Reson. 2015. Vol. 46 (соавт.).

Time-Resolved Continuous-Wave and Pulse EPR Investigation of Photoinduced States of Zinc Porphyrin Linked with an Ethylenediamine Copper Complex // Appl. Magn. Reson. 2015. Vol. 46. (соавт.).

О развитии перспективных применений электронного парамагнитного резонанса в Казанском физико-техническом институте им. Е.К. Завойского РАН // УФН. 2016. №6.

Detailed Analysis of Manifestations of the Spin Coherence Transfer in EPR Spectra of 14N Nitroxide // Appl. Magn. Reson. 2016. Vol. 47 (соавт.).

ЭПР  – наука будущего. О людях, которое делают это возможным / науч. ред. К.М.Салихов. AXAS Publishing. 2018 (рус һәм инглиз телләрендә).

Fundamentals of spin exchange. Story of a paradigm shift. Springer, 2019.
 

Әдәбият

Кев Минуллинович Салихов (к 70-летию со дня рождения) // Казанский физико-технический институт им. Е.К.Завойского. 2006: Ежегодник. Казань, 2007.

Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Физическая наука в Татарстане (1804–2000-е гг.). Казань, 2016.