Биографиясе

1882 – 1938 елның 28 феврале.

«Низамия» (Әстерхан шәһәре) мәдрәсәсендә укый, «Мөхәммәдия» (Казан, 1905), «Галия» (Уфа, 1909) мәдрәсәләрен тәмамлый. Г.Гомәри, З.Камали һ.б.ның шәкерте була.

1909 елдан Урта Азия мәктәпләрендә, 1913 елда Ташкентта рус-татар училищесендә укыта, аннан соң Коканд шәһәрендә Укытучылар семинариясе директоры. «Ил» (Мәскәү) газетасы һәм «Шура» журналында очерк-мәкаләләр бастыра.

Сәяси эшчәнлеге

1913, 1917 елларда Ә.Вәлиди белән очраша, хат алыша. 1917 елда Төркестанның киләчәк дәүләт төзелеше, Коканд шәһәрендә дәүләт хакимиятенең яңа системасын («Туркистон мухторияти») оештыру турындагы бәхәсләрдә катнаша. Вакытлы хөкүмәт рәисе А.Ф.Керенский тарафыннан кабул ителә (аның белән П.М.Салиев Төркестан училищеләре баш инспекторы булган дәвердә таныша), ул вакытта Керенский Урта Азия халкының халык мәгарифе программасын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә. П.М.Салаев Төркестан Вакытлы Советы һәм Төркестан Халык җыены составына керә, радикаль реформаларны һәм хакимият органнарында тиңдәшле этник вәкиллек идеяләрен яклый.

«Ил байрагы» газетасының баш мөхәррире. Төркестан автономиясе таркатылганнан соң, П.М.Салиев сәяси эшчәнлектән ераклаша.

Педагогик һәм фәнни эшчәнлеге

1918 елда Төркестан Мәгариф халык комиссариаты учреҗдениеләрендә эшли, Коканд шәһәрендә халык университеты, Фирганәдә укытучылар әзерләү курслары оештыруда катнаша. Төрки-татар мәгариф институтын (Ташкент) оештыручы һәм беренче директоры. ВКП(б)ның Төркестан Үзәк Комитеты журналы «Инкилоб»ның җаваплы мөхәррире.

1922 елдан Бохара Совет Халык Республикасының Мәгариф назирәте (Мәгариф халык комиссариаты) Фәнни советы рәисе. Бер үк вакытта Укытучылар институтында гарәп әдәбияты һәм теле укыта, «Мәгариф вә мәдәният» журналы (1923–1924, Бохара) мөхәррире. Бохарада эшләү дәверендә беренче булып Бохара әмирләренең китапханәсен һәм архивын тәртипкә китерүдә катнаша.

1924 елда Мәскәүгә, Бохара мәгариф йортында укытырга җибәрелә.

1924 елның ахырыннан СССР халыклары Үзәк нәшриятының Урта Азия секциясе фәнни хезмәткәре, 1926 елда Кызыл профессура институты курсын тәмамлый; Урта Азия кулъязма ядкәрләре фондын оештыруда катнашу өчен, Мәскәүдән Үзбәкстанга чакыртып алына.

П.М.Салиев үзбәк язуын гарәп графикасыннан латинга күчерүгә каршы тора.

1927 елдан Сәмәрканд педагогика институтының Урта Азия тарихы кабинеты мөдире, Үзбәкстан тарихы укытучысы, профессор (1931 елдан). 1932–1933 елларда ВКП(б)ның Үзбәкстан Үзәк Комитеты каршындагы Үзбәкстан революция һәм партия төзелеше фәнни-тикшеренү институтында (Ташкент) эшли.

1935 елда Үзбәк университетының (Сәмәрканд шәһәре) Урта Азия тарихы кафедрасын оештыручыларның берсе һәм беренче мөдире. 1936 елда Үзбәкстан Үзәк башкарма комитеты каршындагы Фәннәр комитетында Үзбәкстан тарихы секциясен җитәкли.

Хезмәтләре

Үзбәк телендә Урта Азия тарихыннан «Мангытлар династиясе дәверендә Бохара» (Ташкент, 1920), «Урта Азия тарихы» (Сәмәрканд-Ташкент, 1926), «Урта Азиядә сәүдә капиталы дәвере» (Ташкент, 1926), «Урта Азиядә ислам дине таралу» (Сәмәрканд-Ташкент, 1928) хезмәтләре авторы. Иң зур хезмәте – «Үзбәкстан тарихы. XV йөз – XIX йөзнең беренче яртысы» (Сәмәрканд-Ташкент, 1929). Хезмәттә Үзбәкстан тарихы һәрьяклап анализлана, төп игътибар Төркестан халыкларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тарихына юнәлдерелә.

Төркестан тарих җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Репрессияләр чоры корбаны.

Әдәбият

Тердыев Ш. Среднеазиатские татары: роль и значение в культурной и политической жизни Туркестана первой четверти XX в. // Панорама-Форум. 1997. № 12.

Германов В.А. Профессор Пулат Салиев и его время. Ташкент, 2002.

Автор – Р.Х.Әхмәтҗанов