- РУС
- ТАТ
Математик, педагогика фәннәре докторы (2009), доцент (1996), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2004)
1965 елның 21 июлендә Казанда туган.
Фәнни-педагогик эшчәнлеген Казан университетының аэрогидромеханика кафедрасында аспирантура тәмамлаганнан соң, 1990 елда Казан дәүләт педагогия институтының алгебра кафедрасында ассистент сыйфатында башлый.
Алга таба Л.Л.Салихованың хезмәт юлы Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты белән бәйле була: укыту эшчәнлеге буенча декан урынбасары, алгебра кафедрасы мөдире (2008 елдан).
2011 елдан – Казан университетының билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы мөдире, 2019 елдан – билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре ике телле белем бирү проблемаларына, гомумиләштерелгән функцияләр һәм аларның кушымталары теориясенә карый.
Докторлык диссертациясенең темасы – "Дидактическая модель билингвального обучения математике в высшей педагогической школе".
Л.Л.Салихова математиканы билингваль укытуның концепциясен һәм методологиясен, методик базаны һәм булачак укытучының ике телле компетенциясенә бәяләмәне эшли.
Фәнни мәктәпне нигезләүче санала, аның фәнни җитәкчелегендә югары уку йортында һәм мәктәптә билингваль укыту технологиясен кертү буенча кандидатлык диссертцияләре яклана.
283 тән артык фәнни эшләр һәм укыту-методик ярдәмлекләр, шул исәптән 7 монография, 13 укыту ярдәмлекләре авторы.
М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2020).
Теория и практика развития школ с билингвальным обучением. Казань, 2004.
Двуязычное образование в системе подготовки учителя. Казань, 2006.
Сетевое полилингвальное обучение одаренных детей: теория и практика. Казан, 2015 (автордаш).
Mathematics education and language diversity: The 21st ICMI Study. Springer, 2016 (автордаш).
Математика: русско-татарско-английский терминологический словарь. Казан, 2014 (автордаш).
Педагогический русско-татарско-английский словарь. Казан, 2015 (автордаш).
Информатика и ИКТ: русско-татарско-английский глоссарий компьютерной лексики. Казан, 2017 (автордаш).
Интегрированное обучение иностранным языкам и профессиональным дисциплинам. Опыт российских вузов. СПб., 2018 (автордаш).
CLIL и ИКТ в образовании: опыт, возможности, перспективы. Казан, 2019 (автордаш).
Предметно-языковое интегрированное обучение в высшей школе: от теории к практике. Йошкар-Ола, 2019 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.