Биографиясе

1952 елның 29 июлендә Псков өлкәсе Печоры шәһәрендә туган.

1975 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, машиналар төзелешендә мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире (1997 елдан), 2005 елдан Казан энергетика университеты проректоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре деформацияләнгән каты җисем механикасына, дифференциаль геометриягә һәм өслекләр теориясенә карый. И.Х.Сәетов ирекле өслектә кәкре сызыклар белән чикләнгән катлаулы өлкәне параметрлау алымын; механиканың ике үлчәнешле кырый мәсьәләләрен якынча чишүнең югары төгәллектәге интеграль-проекцион алымын; күпкатламлы сүрүләрнең индивидуаль координата системалары параметрларын аналитик килештерү алымын; бериш булмаган катлаулы геометрик катламнардан торучы күпкатламлы сүрүләрнең катнаш дискрет-структур теориясен эшли. Математик физиканың бүленгән хисап тирәлекләрендәге күп үлчәнешле мәсьәләләрен параллель чишү өчен алгоритмнар һәм программа-аппарат чараларын төзи.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Х.М.Мөштәри исемендәге бүләге лауреаты (1995).

Хезмәтләре

Вычислительная геометрия в задачах механики оболочек. М., 1989 (автордаш).

Интегрально-проекционный метод построения сеточных схем для решения двумерных линейных краевых задач теории оболочек // Тр. 15 Всесоюз. конф. по теории оболочек и пластин. Казань, 1990 (автордаш).

Комбинированная математическая модель слоистых оболочек сложной геометрии // Тр. 16 Междунар. конф. по теории оболочек и пластин. Нижний Новгород, 1994 (автордаш).