- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (2002), профессор (2004), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2007), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005)
1956 елның 28 октябрендә Казанда туган.
1979 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлар советының гыйльми секретаре (1991–2005), 2008 елдан Казан архитектура-төзелеш университетының юл төзү машиналары кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Транспорт корылмалары институтының Техник белем бирү үзәге директоры (2008 елдан).
Хезмәтләре агросәнәгать комплексы техникасын һәм җиһазларын төзүгә карый. Р.Л.Сәхапов бөртекле ашлык җитештерүнең энергия һәм ресурс саклаулы региональ технологиясен эшли (Бөтенсоюз механикалаштыру институты белән берлектә). Ул авыл хуҗалыгы машиналары механизмнарының җитештерүчәнлеген күтәрә, энергия һәм ресурслар чыгымын киметә торган блоклы-модульле агрегатларын (Россия агросәнәгате күргәзмәләренең 7 алтын, 3 көмеш, 3 бронза медаленә лаек булалар); КБМ-10,8 ПС культиваторын; киң алымлы блоклы-модульле авыл хуҗалыгы агрегатын (илнең 10 заводында чыгарыла һәм 31 төбәгендә кулланыла) уйлап таба.
Уйлап табуга 7 патенты бар.
Медальләр белән бүләкләнә.
РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.
Механизация ресурсосберегающего производства. Казань, 2000.
Ресурсосберегающие культиваторы для многоукладного хозяйствования. Казань, 2000.
Теоретические основы колебательных рабочих органов. Казань, 2001.
Влагоаккумулирующие технологии, техника для обработки почв и использования минеральных удобрений в экстремальных условиях. М., 2014 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.