Биографиясе

1935 елның 23 сентябрендә Әлки районы Яңа Чаллы авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1958 ел), Ташкент ботаника бакчасында эшли.

1962 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының селекция бүлегендә.

Хезмәтләре тары селекциясе мәсьәләләренә карый.

Л.Г.Сәгъдиева – «Камское», «Казанское кормовое», «Татарское красное», «Удалое», «Нур», «Лучистое», «Бәхетле» тары сортлары авторларының берсе.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм 1 патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының 1 көмеш, 1 бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Крупяное поле Татарии. Казань, 1979 (автордаш).

О некоторых результатах селекции проса на кормовые цели // Актуальные проблемы селекции и семеноводства зерновых культур юго-восточного региона Российской Федерации. Саратов, 1999 (автордаш).