- РУС
- ТАТ
Философ, шәркыятьче галим, философия фәннәре докторы (1970 ел), профессор (1991 ел)
1931 елның 24 феврале, Казан шәһәре – 1997 елның 22 гыйнвары, Мәскәү шәһәре.
Мәскәү Көнчыгыш институтын тәмамлаганнан соң (1954 ел), Казан университеты Фәнни китапханәсендә эшли.
1956 елдан Мәскәүдә: 1959–1970 елларда СССР Фәннәр академиясенең Философия институтында, бер үк вакытта, 1965–1970 елларда, Мәскәү университетында.
1970 елдан СССР Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат институтындагы Азия һәм Африка илләре бүлеге баш фәнни хезмәткәре, бер үк вакытта, 1991–1997 елларда, Халыклар дуслыгы университетының философия тарихы кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре классик һәм хәзерге заман гарәп-мөселман философиясенә, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре эстетика гыйлеменә, М.Х.Солтангалиевнең сәяси эшчәнлегенә карый. Ибне Рөшд, Ибне Сина һ.б. әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Ибн-Рушд (Аверроэе). М., 1973.
Ибн-Сина (Авиценна). М., 1980.
Мирсаид Султан-Галеев и идеология национально-освободительного движения. М., 1990.
Восточный перипатетизм. Нью-Йорк, 1999.
Алексеев П.В. Философы России XIX – XX столетий. М., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.