Биографиясе

1948 елның 29 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1976–1978 елларда Казан авиация институтында. 1978 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында, профессор (2007 елдан).

Хезмәтләре ТМРны тикшерүгә, газ бушанулары физикасына карый. Р.К. Сафиуллин тигезләнешсез тирбәнү агымында буйга пыскулы бушану процессын ике үлчәнештә исәпләү мәсьәләсен куя һәм чишә. Мөстәкыйль булмаган бушануда корылган плазма компонентларының һәм электр кыры потенциалының фәзаи бүленешен саннарда исәпләү алгоритмын һәм программасын эшли. Газ агымында һәм бушану камераларында буйга һәм аркылыга пыскулы бушанулы СО2-лазерларны исәпләүнең матем. модельләрен һәм исәпләү алымнарын үстерә.

Хезмәтләре

Физика вокруг нас. М., 1998 (автордаш).

Численное моделирование электроионизационного и проточного электроразрядного СО-лазеров // Квантовая электроника. 2001. Т. 31, № 8 (автордаш).

К расчёту камер с поперечным тлеющим разрядом в потоке электроотрицательного газа // Изв. вузов. Проблемы энергетики. 2003. № 3/4.