Биографиясе

1937 елның 22 декабрендә Мамадыш шәһәрендә туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1961).

Зеленодольск районының Ленин исеендәге терәк-үрнәк хуҗалыгында (1961–1963), «Приволжье» колхозында (1963–1964) баш инженер булып эшли.

1964–2003 елларда (бүленеп) Казан ветеринария медицинасы академиясендә, механикалаштыру кафедрасы мөдире (1982 елдан), бер үк вакытта проректор (1999–2003).

1968–1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында. Н.Ә.Сафиуллин башмак таналарның җиленнәрен массажлау һәм сыер саву өчен терлекләрнең физиологик үзенчәлекләренә яраклашкан җайланмалар эшли.

Уйлап табуга 26 патенты һәм авторлык таныклыгы бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге «Агросәнәгать комплексында микотоксикозларга диагноз кую, профилактикалау һәм дәвалау чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү» эше өчен бирелә.

Хезмәтләре

Справочник фермера-животновода. Казань., 1993 (автордаш).

Управление процессами совершенствования дойного стада и технологии получения молока. Казань, 1997 (автордаш).

Резервы повышения эффективности отрасли молочного скотоводства. Казань, 2007 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.