- РУС
- ТАТ
Икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (2007)
1975 елның 5 августында Казан шәһәрендә туган.
Казан техник университетының радиотехника факультетын тәмамлаганнан соң (2000), шунда ук икътисади теория һәм хокук кафедрасында эшли.
2002 елдан Казан аграр университетында, икътисади анализ кафедрасы мөдире (2007–2011).
2011 елдан Идарә итү һәм территориаль үсеш институтының (хәзер Казан университетының Идарә итү, икътисад һәм финанс институты) директор урынбасары, бер үк вакытта (2011 елдан) икътисади методология һәм тарих кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре иҗтимагый байлыкны үстерү, хуҗалык итү субъект һәм объектларының көндәшлеккә сәләтен арттыру, продукциянең сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләренә карый.
Л.Н. Сафиуллин Татарстан Республикасындагы хуҗалык итү субъектларының көндәшлеккә сәләтен ачыклау (диагнозлау) ысулларын эшли.
Конкурентные преимущества и конкурентоспособность. Казань, 2002 (автордаш).
Качественная основа благосостояния // Экон. науки. 2005. № 3.
Общественное благосостояние в условиях неоднородности рынков. Казань, 2006.
Оценка конкурентоспособности хозяйствующих субъектов // Вестн. Казан. гос. аграрного университета. 2007. № 5.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.