Биографиясе

1938 елның 15 октябре, Казан – 2008 елның 24 марты, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1969).

1970–1996 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан Тарих институтында.

Хезмәтләре татар халык кәсепләре тарихын өйрәнүгә карый.

Дәүләт бүләге «Идел буе һәм Урал татарларында тукучылык (XIX йөз ахыры – XX йөз башы): Татар халкының тарихи-этнографик атласы» («Ткачество татар Поволжья и Урала (конец XIX – начало XX вв.): Историко-этнографический атлас татарского народа», 1996) монографиясе өчен бирелә.

Хезмәтләре

Узорное ткачество татар: Очерки по истории татарской культуры (в контексте «Запад»-«Восток»). Казань. 2001.