Биографиясе

1977 елның 26 февралендә Казанда туган.

1999 елда Казан технология университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 2000–2007 елларда агач эшкәртү кафедрасында, агач эшләнмәләр архитектурасы һәм дизайны кафедрасы мөдире (2008 елдан).

Хезмәтләре агач материалын киптерү һәм саклау өчен энергия саклаулы технологияләргә һәм җиһазларга карый. Агачны җылылык ярдәмендә эшкәртү, сеңдергечләр куллану һәм термомодификацияләү өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Р.Р.Сафинның материалларны вакуумлы-конвектив киптерү һәм агачны термомодификацияләү җайланмалары буенча хезмәтләре ТР һәм РФнең төрле предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән.

Уйлап табуга 12 патенты бар.

Хезмәтләре

Новые подходы к совершенствованию вакуумно-конвективных технологий сушки древесины // Деревообрабатывающая пром-сть. 2005. № 5 (автордаш).

Вакуумная сушка пиломатериалов при конвективном теплоподводе. К., 2006.

Математическая модель процесса конвективной сушки пиломатериалов в разреженной среде // Изв. вузов. Лесной журн. 2006. № 4 (автордаш).