- РУС
- ТАТ
Җитештерүне автоматлаштыру өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1992), профессор (1994), Татарстанның һәм РФнең атказанган уйлап табучысы (1991, 1998)
1950 елның 14 августында Казанда туган.
1973 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1977 елдан Казан технология университетында, агач материаллары эшкәртү кафедрасын оештыра һәм аны җитәкли (1995 елдан).
Хезмәтләре агач эшкәртүдәге җылылык һәм масса алмашу процессларына, энергия саклаулы калдыксыз технологияләргә һәм җиһазларга карый. Р.Г.Сафинның фәнни тикшеренүләре сәнәгать ташландыкларын һәм агынты суларны чистарту; агачны бионефтькә әверелдерү; пиролиз, газ генерациясе һәм яну, вакуумлы киптерү, сеңдерү, термомодификацияләү, агачсыл үсемлекләрнең кабыгы һәм яшел массасыннан төрле матдәләр алу мәсьәләләренә багышлана.
Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасының төрле предприятиеләрендә азот оксидларыннан, күкерт кислотасы парларыннан һәм акролеиннан чистарту җайланмалары, киез җитештерүдә конвектив киптергечләр, агач эшкәртү һәм урман хуҗалыгы калдыкларыннан бионефть табу технологиясе; сулы пульпаны үзәккә туплау җайланмасы уйлап табыла һәм гамәлгә кертелә.
Уйлап табуга 114 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Технологические процессы и оборудование деревообрабатывающих производств: В 2 ч. М., 2002–03.
Основы переработки древесных материалов. М., 2005.
Ресурсо- и энергосберегающие технологии, и аппаратурное оформление процессов, сопровождающихся выделением газовой фазы. Казань, 2008 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.