Биографиясе

1950 елның 15 июлендә Чуаш АССРның Батыр районы Татар Тимәше авылында туган.

Ленинград төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1973). Казан архитектура-төзелеш университетында эшли, әзерлек бүлеге мөдире (1985–1990), инженерлык системалары һәм экология факультеты деканы урынбасары (1990–1995), деканы (1995 елдан), бер үк вакытта, 2007 елдан, һөнәри белем бирү кафедрасы мөдире.

Казан һәм Татарстанның көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренең агынты суларын чистартуның яңа алымнарын һәм аппаратларын эшли.

Хезмәтләре төзелеш белгечлекләре студентларын заманча укыту алымнарына карый.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Проектирование эргономических технологий обучения студентов инженерно-строительных специальностей. Казань, 2001.