Биографиясе

1969 елның 13 февралендә Лениногорск шәһәрендә туган.

1990 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, гомуми игенчелек, селекция һәм үсемлекләрне саклау кафедрасы мөдире (2010 елдан).

Хезмәтләре үсемлекләрне саклау мәсьәләләренә карый. Р.И.Сафин авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең фитосанитар мониторингы һәм туфрак-орлык инфекцияләрен күзәтү системасын эшли. Татарстан Республикасы өчен бәрәңге, бөртекле культураларның яңа төр патогеннарын һәм аларны җайлаштыру механизмнарын ача.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Научные основы повышения продуктивности картофельных агроценозов. Казань, 2002.

Заражённость семян различных сортов яровой пшеницы токсинообразующими грибами // Агро XXI. 2004/2005. № 7/12 (автордаш).

Борьба с корневыми гнилями приносит успех // Защита растений и карантин. 2007. № 10 (автордаш).