Биографиясе

1933 елның 1 маенда Үзбәкстан ССРның Нәмәнган шәһәрендә туган.

Сәмәрканд университетын тәмамлаганнан соң (1957), Нәмәнган педагогика институтында эшли.

1969 елдан Сәмәрканд университетының теоретик физика кафедрасы мөдире, 1978 елдан Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Атом-төш институтында (Ташкент).

1991 елдан Татар гуманитар-педагогика университетында (хәзер Казан университеты).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атом-төш физикасы өлкәсенә карый. Р.Х.Сәфәров әйләнүнең нәадиабатик эффектларын сурәтләү өчен төшнең әйләнү халәтләре микроскопик моделен үстерә; төшнең югары спинлы халәтләре ротацион моделенең эчке почмакча моментлы вариантын тәкъдим итә; атом төшләренең тискәре җөп халәтләрен сурәтләү өчен җөплелек буенча таркатылган һәм эчке почмакча моментлы модель эшли.

Хезмәтләре

О некоторых вопросах развития ядерной физики в Узбекистане // Изв. АН Узб. ССР. Сер. физ.-мат. наук. 1985. № 5 (автордаш).

Комбинированная ротационная модель для описания ираст полосы с выстраиванием внутреннего углового момента // Ядерная физика. 1991. Т. 53, вып. 6.

Влияние октупольных взаимодействий на поведение состояний отрицательной чётности при малых спинах // Ядерная физика. 2006. Т. 69, вып. 12 (автордаш).

Физика атомного ядра и элементарных частиц. Казань, 2008.