Биографиясе

1940 елның 25 маенда Биектау районы Ташлы Кавал авылында туган.

1962 елда Казан авиация институтын тәмамлый, шунда ук эшли, очкыч аппаратларның төзелеш механикасы кафедрасы профессоры (1997 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратлар, экранопланнар һәм тиз йөрешле судноларда төп өслекләрнең ныклыгын исәпләү алымнарына карый. М.С.Сәфәргалин тәкъдим иткән алымнар су асты канатлы корабль конструкцияләренең ныклыгын исәпләүдә, аэрокосмик һәм суднолар төзү предприятиеләрендә проект эшләрендә кулланыла.

Казан авиация институты тарихы, авиация фәне һәм аэрокосмос техникасы буенча монографияләр авторы.

Хезмәтләре

Расчёт крыльевых устройств на прочность. Казань, 1975.

Теория упругости. Казань, 1979.

Казанский государственный технический университет им. А.Н.Туполева: Люди и вехи истории. Казань, 2002 (автордаш).

Аэрокосмический комплекс Казани. Казань, 2007.