Биографиясе

1951 елның 1 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1974), Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институтында эшли, директор урынбасары (2001 елдан).

Р.К.Садыйков металл булмаган файдалы казылма ресурсларны геологик-икътисади яктан бәяләү алымын (И.Л.Шаманский, Н.С.Чуприна һ.б. белән берлектә) эшли, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектлары территориясендә металл булмаган казылмаларның минераль-җитештерү комплекслары бәяләнә, Татарстан Республикасының һәм аңа чиктәш территорияләрнең минераль-чимал базасы торышы һәм үсеше перспективалары картасы төзелә.

Татарстан Республикасының «Җир асты байлыклары турында» канунын эшләүдә катнаша.

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасында төзелеш материалларының минераль-җитештерү комплексын үстерү проблемаларын геологик һәм икътисади тикшергәне һәм нигезләгәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Карта состояния и перспектив развития минерально-сырьевой базы промышленности строительных материалов Республики Татарстан. Екатеринбург, 1992 (автордаш).

Методическое руководство по поискам, оценке и разведке месторождений твёрдых нерудных полезных ископаемых Республики Татарстан: В 3 ч. Казань, 1999–2001 (автордаш).