Биографиясе

1940 елның 2 сентябрендә Буа шәһәрендә туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1969), Буа районының «Гигант» колхозында баш ветеринария табибе булып эшли.

1972 елдан Хайваннарның токсикология һәм радиация куркынычсызлыгы буенча федераль үзәктә (2004 елга кадәр – Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институты), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1996 елдан), штаммнар музее лабораториясе мөдире (2006 елдан).

Фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы терлекләрендә очрый торган йогышлы авырулар белән көрәш чаралары һәм ысулларына карый.

Уйлап табуга 14 авторлык таныклыгы һәм 3 патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Профилактика бруцеллёза и сибирской язвы сельскохозяйственных животных на современном этапе // Тр. 2 съезда ветеринарных врачей Республики Татарстан (23–25 мая 2000 г.). Казань, 2001.

Әдәбият

Сунгатов В. Академия жизни. Казань, 2006.