Биографиясе

1949 елның 3 гыйнварында Төмән өлкәсенең Ялутор районы Осиново авылында туган.

1973 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, «Вакууммаш» фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык фәнни–җитештерү берләшмәсендә эшли, директор (2000–2003).

2004 елдан «Унивак-Н» фәнни-җитештерү предприятиесенең генераль директоры.

 Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре углеводородларнның вакуумдагы җылылык-газ динамикасына карый. К.С.Садыйков вакуумлы системаларда нафтен-парафинлы углеводород парларының үзлекләрен тикшерә һәм диагностика үткәрә. Парларның тавыш тизлегеннән югары агымнарын исәпләү методикасын тәкъдим итә, агымлы вакуум насослар конструкцияләрен эшли. Диффузион вакуум насослары һәм вакуум барлыкка китерә торган системалар «Казаноргсинтез», «Түбәнкаманефтехим» нефть эшкәртү предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән.

Уйлап табуга 17 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Диаграмма энтальпия-энтропия вакуумного масла ВМ-1 // Вопр. атомной науки и техники. Сер. Общая и ядерная физика. 1985.
Вып. 1.

Сквозной расчёт диффузионного вакуумного насоса // Тез. докл. 11 Всесоюз. конф. по динамике разреженных газов. Л., 1991 (автордаш).

Investigation of the diffusion pump // Vacuum.1990.V. 41, № 7–9.