Биографиясе

1939 елның 21 ноябре, Казан шәһәре – 2013 елның 12 декабре, шунда ук.

1962 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1993 елдан).

1999 елдан Казан энергетика университетының физика кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты аморф җисемнәр теориясенә карый. Р.В.Сабурова катышмалы кристаллар һәм пыялаларны тикшерүнең яңа алымнарын (акустик параэлектрик резонанс, параэлектрик туннель кайтавазы), аларны релаксацияләү механизмнарын тәкъдим итә.

Спинлы квант пыялалардагы фаза күчешләре теориясендә аркылы кырның ролен ачыклый. Диполь пыялаларда һәм тәртипкә салынмаган башка каты җисемнәрдә кайтавазның яңа сигналларын таба.

Хезмәтләре

Параэлектрический резонанс. М., 1982 (автордаш).

Нелинейная восприимчивость изинговского спинового стекла в поперечном поле // Письма в Журн. эксперим. и теорет. физики. 1991. Т. 54, № 5 (автордаш).

Неравновесная динамика квантового спинового стекла в переменном магнитном поле // Физика твёрдого тела. 2004. Т. 46, вып. 2 (автордаш).