- РУС
- ТАТ
Тарихчы, тарих фәннәре докторы (1989 ел), профессор (1991 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994 ел), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2012 ел)
1944 елның 20 мае, Лаеш районы Сиңгел авылы – 2015 елның 15 июле, Казан шәһәре.
Казан университетын тәмамлый (1972 ел).
1969–1970 елларда Казан медицина институтының комсомол оешмасы секретаре, 1970–1972 елларда Казанның Киров районы Пионерлар йорты методисты.
1975 елдан Казан техник университетында, тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр кафедрасы мөдире (1990 елдан), гуманитар факультет деканы (1995 елдан), Социаль технологияләр институты директоры (2009–2013 еллар).
Бер үк вакытта Казан техник университеты каршындагы югары уку йортлары социаль-икътисад фәннәре укытучыларының белемнәрен күтәрү институты директоры (1994 елдан).
Хезмәтләре эшчеләр сыйныфы, милләтара мөнәсәбәтләр тарихына карый. «Татарстан хезмәт ияләренең интернациональ элемтәләре» («Интернациональные связи трудящихся Татарии», 1989) документлар җыентыгын төзүче. Югары уку йортлары өчен Татарстан тарихы, XX йөз сәяси тарихы, җәмәгатьчелек белән элемтәләр фәне буенча дәреслекләр авторы.
«XX йөз социаль-сәяси тарихы» («Социально-политическая история XX в.») уку ярдәмлеге өчен Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсында лауреат исеменә лаек була (1990 ел).
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Руководство КПСС развитием интернациональных связей рабочего класса СССР: История, опыт, проблемы. Казань, 1988.
Дегтярёв Г.Л., Сафариев М.С. Казанский государственный технический университет им. А.Н.Туполева: Люди и вехи истории. Казань, 2002.
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.