Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Галим агроном, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1995 ел), ТАССРның атказанган агрономы (1985 ел)
1953 елның 18 гыйнвары, Арча районы Күлтәс авылы – 2004 елның 27 июле, шунда ук.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1975 ел), Арча районында эшли: «Сортсемовощ» районара бүлегендә агроном, «Известия» колхозында (1976 елдан), «Казанбаш» агрофирмасында (2003–2004 еллар) баш агроном.
Дәүләт бүләге җитештерүдә фән һәм техника казанышларын киң куллану нигезендә бөртекле культуралардан югары уңыш алганы өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.