Г.С.Сабирҗанов – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе.

Гомәр Сабирҗанов туган ягы турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1933 елның 20 апрелендә хәзер Самара өлкәсенең Кошки районы Яңа Фәйзулла авылында туган.

Ульяновск педагогика институтын (1955), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен (Мәскәү, 1971) тәмамлый.

1955 елдан Тува автономияле өлкәсе Кызыл шәһәренең халык мәгарифе системасында: тарих укытучысы, мәктәп-интернатның уку-укыту бүлеге мөдире, халык мәгарифенең шәһәр бүлеге мөдире.

1961 елдан Кызыл шәһәрендә партия эшендә: шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, КПССның Тува өлкә комитеты беренче секретаре ярдәмчесе, идеология бүлеге мөдире урынбасары (1963 елдан), КПСС өлкә комитетының мәктәпләр һәм уку йортлары бүлеге мөдире (1965–1968).

1971–1980 елларда ТАССР Министрлар советы Эшләр идарәсенең социаль-мәдәни оешмалар бүлеге мөдире (бүлек халык мәгарифе, мәдәният, социаль тәэминат, сәламәтлек саклау министрлыклары, физик тәрбия һәм спорт комитетлары, матбугат, даруханә идарәләре, архив идарәсе эшчәнлегенә күзәтчелек итә).

1980–1992 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының тарих һәм мәдәният теориясе кафедрасын оештыручы һәм мөдире.

1992 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе бүлеге мөдире, 1994–2011 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары, күптомлы Татар энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире, баш мөхәррире урынбасары.

Гомәр Сабирҗанов уку еллары турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Г.С.Сабирҗанов татар тарихы һәм мәдәнияты турындагы белемнәрне системалаштыру хакында: борынгы заманнан алып Риза Фәхретдингә кадәр

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре СССР халыкларының Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызу чорында мәдәни төзелеш өлкәсендә үзара ярдәмләшүе, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызуы, Урта Идел буе һәм Көньяк Урал төбәге халыкларының социаль-мәдәни үсеше тарихына, бу өлкәләрдәге милләтара мөнәсәбәтләр тарихын гыйльми өйрәнүгә карый.

Гомәр Сабирҗанов милли энциклопедия төзүнең озын-озак юлы турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Г.С.Сабирҗанов совет чорында татар тарихы һәм мәдәнияты турындагы белемнәрне системалаштыру хакында

Бүләкләре

Рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедия сүзлеген эшләүгә һәм нәшер итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Дәүләт бүләгенә лаек була (2005). «Почет билгесе» ордены, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Гомәр Сабирҗанов Татар Совет энциклопедиясен төзү һәм бастыру турындагы карар һәм М.Ш.Шәймиев роле хакында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Хезмәтләре

Партийное руководство народным образованием в Советской Туве (1944–1967 гг.). Кызыл, 1967.

Сотрудничество народов СССР в подготовке кадров национальной интеллигенции в 1945–1950 гг. // История СССР. 1971. № 3.

По законам дружбы и братства: Взаимная помощь народов СССР в культурном строительстве в годы Великой Отечественной войны и послевоенного восстановления народного хозяйства (1941–1950 гг.). Казань, 1974.

Поволжские татары и русские в зеркале симпатий и антипатий. Казань, 1993.

Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1999.

Әдәбият

Казанский государственный университет культуры и искусств. 1964–2004 гг.: краткая история. Казань, 2004.

Шакиров Р. Знаний расширяя круг // Самарские татары. 2020. №4(29).