Биографиясе

1909 елның 2 марты, Украинаның Запорожье өлкәсе, Мелитополь районы Янчекрак авылы – 1993 елның 30 августы, Казан шәһәре.

1938 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1959–1984 елларда каты химик матдәләр технологиясе кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисемнәр һәм органик кристаллар физикасы һәм алдан бирелгән үзлекле шартлаткыч матдәләр ясауга карый.

Илдә беренче булып шартлаткыч матдәләр кристалларын үстерүнең үзенчәлекле ысулларын һәм алардан төрле вазифалы шартлаткыч составлар әзерләү технологияләрен эшли. Алар халык хуҗалыгында, шул исәптән нефть һәм газ чыгаруны интенсивлаштыру максатларында куллану өчен эшләнә.

Монография, 250 дән артык фәнни хезмәт авторы, шулай ук 32 уйлап табуга авторлык таныклыгына ия.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский химико-технологический институт вчера, сегодня, завтра. Казань, 1990. Ч. 2.

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.