Биографиясе

1889 елның 22 мае, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Афанасово авылы – 1974 ел, Казан шәһәре.

1935 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген, Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесен тәмамлаганнан соң (1918 ел), земство бүлегендә җир төзүче булып башлый.

1922 елда Казан җир төзү техникумына укырга керә, 1925 елда аны тәмамлаганнан соң, ТАССР Игенчелек халык комиссариатының Җир төзүчелек һәм мелиорация идарәсендә эшли (1930 елга кадәр).

1935–1966 елларда Казан ясалма каучук заводында: цехның полимерлаштыру төркеме мөдире, цех башлыгы урынбасары, предприятие лабораториясе мөдире, өлкән инженер-химик.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ясалма каучук технологиясенә карый. Каучукның махсус төрләрен алу өчен җитештерүдә кулланыла торган дивинилны газ фазасыннан полимерлаштыру өчен югары нәтиҗәле яңа катализатор эшли.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге ясалма каучукның яңа төрен эшләгәне һәм сәнәгатькә керткәне өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Г.Я.Мәүлетова