Биографиясе

1913 елның 5 ноябре, Курск губернасы, хәзер Белгород өлкәсе Губкин районы Коньшино авылы – 1997 ел, Казан шәһәре.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1939 ел), анатомия кафедрасында эшкә калдырыла, 1967–1988 елларда гистология кафедрасы мөдире.

Фәнни эзләнүләренең төп юнәлеше  – организмның биоморфологик закончалыкларын онтогенезда – яралу мәленнән алып, табигый үлеме белән тәмамланган үсеше чорында өйрәнү.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу об иннервации коленного сустава лошади // Уч. зап. Казан. вет. института. 1952. Т. 59.

Предпосылки к созданию единой теории структурной организации нервной системы животных // Вопросы морфологии нервной системы животных. Ульяновск, 1976.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.