Биографиясе

1867 елның 27 сентябре, Самара шәһәре – 1921 елның 28 декабре, Рига шәһәре.

Петербург университетының тарих-филология факультетын (1889 ел), Петербург консерваториясен композиция теориясе буенча (Н.А.Римский-Корсаков классы) тәмамлый.

1893 елдан Рус география җәмгыяте хезмәткәре, 1913–1917 елларда – Эчке эшләр министрлыгында Чит илләрнең рухият эшчәнлекләре буенча департаментында, 1917 елда Вакытлы хөкүмәтнең Дини эшләр министрлыгында эксперт-референт.

1893 елда, 1896 елда, 1897 елда, музыкаль фольклор материаллары җыю өчен, Урал якларына экспедициягә чыга; хезмәтләрен «Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта» (СПб., 1897) китабында бастыра. Анда Оренбург губернасының Уфа, Троицк, Югары Урал һәм Орск өязләрендә язып алынган 204 башкорт һәм 54 татар (шул исәптән 7 се типтәр, 2 се нагайбәк) җырының ноталары, текст һәм тәрҗемәләре урын алган.

Хезмәтләре

50 песен татар и башкир с текстами, переводами и гармонизацией. М., 1922.

Әдәбият

Атанова Л.П. Собиратели и исследователи башкирского музыкального фольклора. Уфа, 1992.

Арапов Д.Ю., Ларина Е.И. С.Г.Рыбаков и его «обзор» организации духовной жизни мусульман России (апрель 1917 г.). М., 2006.