- РУС
- ТАТ
Ветеринар-гематолог, ветеринария фәннәре докторы (1934 ел), профессор (1917 ел), ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1933 ел, 1940 ел)
1869 елның 15 апреле, Вятка губернасы Көлмез авылы – 1942 елның 11 октябре, Казан шәһәре.
Ветеринария терапевтлары һәм диагностларының Казан мәктәбен оештыручы. Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1895 ел), шунда эшкә калдырыла, 1922–1942 елларда терапия кафедрасы мөдире.
Хайваннардан сөяк мие пунктаты алу һәм аны өйрәнү ысулларын эшли, авыру терлекләрне җентекле клиник өйрәнү кан һәм бәвел анализлары нәтиҗәләренә карап алып барылырга тиешлеген нигезли.
Йорт хайваннары кан күзәнәкләренең уникаль гематологик атласын төзи (1939 ел).
3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, медаль белән бүләкләнә.
Материалы к клиническому диагнозу и патологической гистологии острого нефрита лошади и собаки. Казань, 1902.
Результаты микроскопического исследования молозива и вымени коров при родильном парезе // Уч. зап. Казанского вет. института. 1906. Т. 23.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.
Автор – Г.А.Пахомов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.