- РУС
- ТАТ
Тарихчы, археолог, тарих фәннәре докторы (2005 ел)
1967 елның 2 октябрендә Казан шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлый (1992 ел).
1993–1997 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау буенча баш идарәсендә.
1997 елдан Татарстан Республикасы Милли музеенда, 2004 елдан археология бүлеге мөдире; бер үк вакытта, 2005 елдан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Өстәмә белем бирү институтының музей эше һәм истәлекләрне саклау кафедрасы мөдире.
2007 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында, кафедра профессоры (2011 елдан).
Актаныш, Алексеев, Буа район тарихи-төбәкне өйрәнү музейларының борынгы һәм урта гасырлар тарихы экспозицияләре авторы.
Хезмәтләре Идел-Кама буеның урта гасырлар тарихына, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урданың матди мәдәниятен өйрәнүгә карый.
Материальная культура булгарских селищ низовий Камы XI–XIV вв. Казань, 2001.
Тюркский мир и Волго-Камье в XI–XIV вв. Казань, 2001.
Железные наконечники стрел VIII–XV вв. из Волжской Булгарии. Казань, 2003.
Волжская Булгария в XI – начале XIII в.: поселения и материальная культура. Казань, 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.