Биографиясе

1938 елның 19 октябре, Петропавловск-Камчатский шәһәре – 2023 елның 8 апреле, Казан.

1962 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, автоматика һәм идарә кафедрасы профессоры (1998 елдан), бер үк вакытта «Сокол» Тәҗрибә конструкторлык бюросының баш белгече (1963–1974 еллар һәм 2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хәрәкәтләнүче объектлар белән идарә итү системаларының алгоритм һәм структураларын төзүгә һәм автомат идарә системаларын синтезлау максатында оптималь полиномнар эшләүгә карый.

Л.Г.Романенко пилотаж-навигация комплекслары белән идарә итү системаларының параметрларын исәпләү алымнарын, алгоритмнарын һәм структураларын тәкъдим итә.

Аның тикшеренү нәтиҗәләре «Сокол» Тәҗрибә конструкторлык бюросының ерактан торып идарә ителә торган очкыч аппаратлар төзүгә караган эшләрендә куллану таба.

Уйлап табуга 43 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР Космонавтика Федерациясенең академик В.П.Макеев исемендәге медале белән бүләкләнә.

Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Хезмәтләре

О поиске минимума интегральных квадратичных оценок // Изв. вузов. Авиац. техника. 1978. № 4.

Оптимальные характеристические полиномы для колебательных переходных процессов // Изв. вузов. Авиац. техника. 1994. № 3.

Проектирование систем управления полётом летательных аппаратов. Казань, 2004.