Биографиясе

1921 елның 29 марты, Казан шәһәре – 1973 елның 10 сентябре, шунда ук.

Мәскәү энергетика институтында укый (1938–1941 еллар), Мәскәү элемтә инженерлары институтын тәмамлый (1942 ел).

1947 елдан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында, 1965 елдан төш магнетизмы лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре электролит эремәләрендә төш релаксациясенә карый.

А.И.Ривкинд, беренче булып (1954 ел), парамагнетик тозлар эремәләрендә водород төшләренең релаксацион магнит характеристикаларының парамагнетик ионнарның якын тирәлеген чагылдырганын күрсәтә.

Эреткеч төшләренең релаксация күрсәткечләрен парамагнетик эремәләрнең структурасын тикшерүдә куллану мөмкинлеген ачыклый; ванадил тозларының сыегайтылган эремәләрендә ачылыкны арттыра барган саен, спин-алмашу бәйләнеше коэффициентының күп тапкырлар үсүен билгели.

Химик комплекслардагы броун әйләнешенең характерлы ешлыгы түбәнәю яисә лармор ешлыгы арту белән спектр формасының асимметриясе көчәю күренешен билгели.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Об исследовании комплексообразования в растворах методом протонного резонанса // Докл. АН СССР. 1954. Т. 98, № 1 (автордаш).

Протонный резонанс в неводных растворах парамагнитных солей // Докл. АН СССР. 1957. Т. 117, № 3.

Об отсутствии точного зеркального равенства между оптическими антиподами // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1970. Т. 11, № 1.