Биографиясе

1932 елның 25 октябре, БАССРның Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылы – 2003 елның 10 октябре, Мәскәү шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955 ел), Башвостокнефтегазразведка» трестында эшли.

1968–1979 елларда (бүленеп) «Главтюменьгеология» идарәсендә (1970–1973 елларда Алжирда командировкада).

1973–1975 елларда Төмән индустрия институтында укыта.

1979 елдан Мәскәүдә РСФСР Дәүләт план комитетының геология бүлегендә баш белгеч, 1992 елдан Россия геология комитетының геология һәм лицензия бирү идарәсе башлыгы, 1994–2000 елларда «Деминекс» һәм «Винтерсхале» немец компанияләре эксперты.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Ямбург газ конденсатлы чыганакны ачкан һәм сәнәгый үзләштерүне тизләткән өчен бирелә.

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.