Биографиясе

1898 елның 21 сентябре, Санкт-Петербург шәһәре – 1972 елның 12 июле, Мәскәү шәһәре.

1924 елда Мәскәү университетын тәмамлый.

СССР Фәннәр академиясенең Физика һәм биофизика институтында эшли (1922–1932 еллар), бер үк вакытта, 1923–1941 елларда, Мәскәү педагогика институтында, профессор (1929 ел).

1935 елдан СССР Фәннәр академиясенең Физик химия институтында дисперс системалар бүлеге мөдире, 1942 елдан Мәскәү университетының коллоид химия кафедрасы мөдире.

СССР Фәннәр академиясенең Физик-химик механика һәм коллоид химия проблемалары буенча фәнни советы рәисе (1958 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дисперс системаларның һәм өслекчә күренешләрнең физик химиясенә карый.

П.А.Ребиндер каты өслекләрнең чылануы белән аларның адсорбцион катламнарының характеры һәм туену дәрәҗәсе арасындагы бәйлелекне ачыклый, бу ачыш файдалы казылмаларны флотацион баету теориясен үстерүдә мөһим роль уйный.

Күбекләр һәм эмульсияләр хасил итү һәм аларны тотрыклыландыруның, эмульсияләрдә фазалар алмашу барышының төп закончалыкларын ача.

Актив өслекле матдәләрнең судагы эремәләре үзенчәлекләрен тикшерә, юу тәэсиренә коллоидлы-химик процессларның катлаулы комплексы да катнашуын билгели.

Дисперс системаларның реологик үзлекләрен характерлау өчен оптималь параметрлар сайлап ала һәм дәлилли, аларны билгеләү алымнарын тәкъдим итә.

Минераль беркеткечләрнең гидратацион кату механизмын ачыклый. Адсорбцион актив тирәлек тәэсирендә каты җисемнәрнең (аерым алганда, металларның) механик ныклыгы кимү күренешен ача («Ребиндер эффекты»), шуның белән бик каты һәм авыр эшкәртелүчән материаллар эшкәртүне җиңеләйтү юлларын эшли.

Фәннең яңа өлкәсен – физик-химик механиканы булдыра.

П.А.Ребиндерның тикшеренү нәтиҗәләре күп кенә технологик процессларны (каты токымнарда бораулау, каты материалны ваклау, металларны басым астында һәм кисеп эшкәртү) интенсивлаштыру һәм яхшырту максатында файдаланыла.

Бөек Ватан сугышы елларында СССР Фәннәр академиясе физик химия институтының Казанга эвакуациясе вакытында (1941–1944 еллар) оборона максатындагы эшләрне оештыра һәм җитәкли.

Актив өслекле матдәләр буенча халыкара комитетның СССР Милли комитеты рәисе (1967 елдан), «Коллоидный журнал»ның баш мөхәррире (1968 елдан).

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге (1942 ел), СССР Фәннәр академиясенең А.Н.Бах исемендәге бүләге лауреаты. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Физико-химия флотационных процессов. М.–Л., 1933 (автордаш).

Физико-химия моющего действия. Л.–М., 1935 (автордаш).

Понизители твёрдости в бурении. М.–Л., 1944 (автордаш).

Әдәбият

Пётр Александрович Ребиндер / Материалы к биобиблиогр. учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1971. Вып. 45.

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.

Академик Пётр Александрович Ребиндер (к 100-летию со дня рождения). М., 1998.

Автор – В.Г.Абзалова