Биографиясе

1961 елның 28 октябрендә Казанда туган.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1983 ел). 1981–1983 елларда ВЛКСМның Совет район комитетында баш бухгалтер булып эшли.

1983 елдан Казан университетында, икътисад факультетының менеджмент кафедрасы профессоры (2000 елдан).

Хезмәтләре кризис шартларында дәүләтнең иҗтимагый өлкәсе һәм иҗтимагый функциясе мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Социальная защита в условиях переходной экономики. Казань, 1999.

Теоретические основы социального страхования. Казань, 1999.

Роль государственно-частного партнёрства во внедрении инновационных технологий. Казань, 2008 (автордаш).