Биографиясе

1937 елның 1 декабрендә Куйбышев өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Мостяк авылында туган.

Пенза өлкәсенең Сосновоборск поселогында педагогика училищесен (1955 ел), Саратов университетын (1960 ел) тәмамлый.

1965 елдан Саратов университетында укыта.

1985 елдан Россия сәүдә-икътисад университетының Саратов институтында (филиалында): иҗтимагый фәннәр, политология, социаль-гуманитар фәннәр (1985–2007 еллар) кафедралары мөдире.

Хезмәтләре XX йөз башында Россиядә революцияләр тарихына, татар халкы тарихына багышлана.

1989 елдан – Саратовта «Идел» татар мәдәни-агарту берләшмәсе, 1997–1999 елларда Саратов өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Бөтендөнья татар конгрессларында (Казан, 1997 ел, 2002 ел, 2007 ел, 2012 ел), 1 нче Бөтендөнья татар галимнәре форумында (Казан, 2007 ел) катнаша.

Хезмәтләре

Альтернатива Октября: мирный или насильственный переворот. Саратов, 1990.

Татары: История в документах. Саратов, 1998.

История татарского народа с древнейших времён до наших дней. Саратов, 2001.

О прошлом и настоящем татарского народа. Саратов, 2003.

Революция 1917 года: Борьба партий, выбор народа. Саратов, 2006.