Биографиясе

1927 елның 27 декабре, Алабуга кантонының Бондюг поселогы, хәзер Менделеевск шәһәре – 2015 елның 2 декабре, Мәскәү.

1950 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлаганнан соң, конструкторлык бюросында (Миасс шәһәре) эшли, 1961 елдан Воткинск машиналар төзү заводында тәҗрибә-конструкторлык бюросы башлыгы һәм заводның баш конструкторы; баллистик ракеталарны серияләп җитештерүне оештыручы.

1968 елдан «Регион» фәнни-җитештерү берләшмәсенең (Мәскәү) баш конструкторы һәм генераль директор урынбасары.

Ленин бүләге Хәрби-диңгез флотына яңа буын кораллар эшләгәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 300 дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

1950 елда авиамодель спорты буенча 5 дөнья рекорды куя.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Воткинск шәһәренең мактаулы гражданы.