Биографиясе

1954 елның 23 февралендә Үзбәкстан ССРның Әндижан өлкәсе Ахунбай авылында туа.

В.И. Ленин исемендәге Казахстан политехника институтын тәмамлый (Алма-Ата шәһәре, 1976).

1976–1978 елларда Кыргызстан ССР Фәннәр академиясенең Сейсмология институтында (Фрунзе шәһәре): инженер, кече фәнни хезмәткәр.

1979 елдан СССР Фәннәр академиясенең О.Ю.Шмидт исемендәге Җир физикасы институтының Комплекслы сейсмология экспедициясендә (Казахстан ССРның Алма-Ата өлкәсе Талгар шәһәре): инженер, 1984 елдан кече фәнни хезмәткәр, 1986 елдан фәнни хезмәткәр, 1991 елдан өлкән фәнни хезмәткәр, 1992 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

1995 елдан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә (2015 елдан гаммәви акционерлык җәмгыяте): Казан геология-разведка экспедициясендә беренче категорияле геолог, 1996 елдан "Сейсмология" фәнни-җитештерү үзәгендә әйдәп баручы геофизик, 2008 елдан Татар геология-тикшерү идарәсенең "Геодинамика" фәнни-җитештерү үзәге башлыгы урынбасары; 2019 елдан бизнес белән тәэмин итү маркшейдер-җир төзелеше үзәгенең сейсмологик күзәтүләр төркеме җитәкчесе – әйдәп баручы инженеры (Әлмәт шәһәре), 2021–2023 елларда "Татнефть-Добыча" структур бүлекчәсенең маркшейдер-җир төзелеше үзәгендә әйдәп баручы инженер (Әлмәт шәһәре).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: сейсмология төркемнәрендә кыска вакытлы дулкын кырлары структурасын өйрәнү (микросейсмалар, җир тетрәүләрне теркәү), СССР ның төрле районнарында төрле бурычларны үтәү өчен сейсмологик күзәтүләрнең стационар пунктларын урнаштырырга яхшы урын эзләү максаты белән кыр күзәтүләре уздыру (1979–1995); Татарстанның нефть чыгару районнарында 15 сейсмик цифрлы бик сизгер станцияләрдән бер урында оптималь стационар челтәрләр һәм сейсмология һәм геодезия мәгълүматларын җыя һәм эшкәртә торган бердәм үзәк оештыру, җирле һәм ерактагы җир тетрәүләрне сейсмик мониторинглау, сейсмик режимны өйрәнү максаты белән алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау һәм күзәтелә торган сейсмик халәтнең үзенчәлеген ачыклау (1995–2023).

Бүләкләре

"Ясалма интеллект кулланып комплекслы мәгълүматларны җыю һәм эшкәртүне автоматлаштыру белән махсус билгеләнештәге геодезик челтәрне эшләү, булдыру һәм эшләтү" эше өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге бирелә (авторлык коллективы составында).

Хезмәтләре

  • структуры микросейсм, регистрируемых группой с малой базой, развернутой вблизи озера Иссык-Куль // Режимные геофизические наблюдения. М.: Наука, 1990. С. 79–89 (автордаш).
  • тонкой структуры короткопериодной коды Р-волны // Вулканология и сейсмология. 1990. №2. С. 75–87 (автордаш).
  • геодинамика и сейсмичность юго-востока Татарстана. Казань, 2012. 240 с. (автордаш).

Әдәбият

Тарасов Е.А. Татарское геологоразведочное управление: Путь длиной в 20 лет. Казань: Ихлас, 2013. 175 с.