Биографиясе

1920 елның 19 сентябре, Кыргызстан АССР, Кустанай шәһәре – 2007 елның 2 апреле, Казахстан Республикасы, Алма-Ата шәһәре.

Казахстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1984 ел).

Урал педагогика институтының география факультетын тәмамлый (1941 ел).

1946–1951 елларда – комсомолның Актүбә өлкә комитеты секретаре, бер үк вакытта Укытучыларның белемен камилләштерү институты директоры (Актүбә шәһәре).

1952–1963 елларда Югары партия мәктәбенең философия кафедрасында (Алма-Ата).

1963 елдан Алма-Ата халык хуҗалыгы институтының философия, 1971 елдан Казах милли университетының философия һәм методология фәннәре кафедрасында (1990 елга кадәр кафедра мөдире) эшли.

Хезмәтләре табигыятьнең фәлсәфи мәсьәләләрен яктыртуга карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Борьба мировоззрений в космологии. Алма-Ата, 1962.

Жизнь во Вселенной. Алма-Ата, 1975.

Является ли развитие атрибутом материи // Вопр. философии. 1980. № 8 (автордаш).

Принцип единства мира // Принципы диалектики. Алма-Ата 1984.