Биографиясе

1956 елның 15 сентябре, Үзбәкстан ССРның Ташкент өлкәсе Ахангаран районы Куйбышев авылы.

1978 елда Ташкент политехник институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1996–1998 елларда Үзбәкстан Республикасы Фән һәм техника буенча дәүләт комитетының Мәгълүмат технологияләре үзәге директоры урынбасары, 1998–2000 елларда Тышкы икътисади багланышлар департаменты директоры.

2000 елдан Китапханәләр ассоциациясенең башкаручы директоры, бер үк вакытта, 2004 елдан, Үзбәкстан Республикасы Милли китапханәсенең бүлек мөдире, Ташкент мәдәният институты һәм Ташкент мәгълүмат технологияләре университеты профессоры.

Рәхмәтуллаев – җитештерү белән автоматлаштырылган идарә итү системалары, медицина, машиналар төзелеше, металлургия өчен эксперт системалары төзү, компьютер лингвистикасы, электрон китапханәләр һәм китапханәләр челтәре буенча проектлар авторы һәм аларның җитәкчесе.

«Компьютер-Азия» фәнни-популяр журналының баш мөхәррире (1994–1996 еллар).

Бүләкләре

«Дуслык» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Композиционная модель соответствий для решения задач нечёткой технологической среды // Автоматика и вычислительная техника / Латвийская АН. 1993. № 6.

Advanced Information Library Infrastructure: As in Important Social Tool for the Prevention of Crisis Situations in Central Asia // Library Hi Tech News. 2002. V.19, № 9.

Информационные технологии в библиотеках. Ташкент, 2003.