Биографиясе

1925 елның 14 сентябре, Симферополь шәһәре – 2017 елның 28 августы, Мәскәү шәһәре.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Совет Армиясенең чит телләр хәрби институтын тәмамлаганнан соң (Мәскәү, 1950 ел), шунда ук эшли.

1956 елдан Бөтенсоюз азык-төлек сәнәгате читтән торып уку институтында (Мәскәү), 1960 елдан Мәскәү электрон машина төзелеше институтында, чит телләр кафедрасы мөдире; 1976 елдан СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтында, немец теле һәм Скандинавия телләре кафедрасы мөдире; 1979 елдан Мәскәү өлкә педагогика институтында, немец теле кафедрасы мөдире; 1996 елдан Мәскәү шәһәр педагогика университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре немец теленең функциональ грамматикасына, телләрнең чагыштырма типологиясенә, чит телләр укыту методикасына карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Интенсивная грамматика немецкого языка. М., 1993.

Практика функционального немецкого языка. М., 2005.