Биографиясе

1949 елның 8 мае, Буа районы Адав-Толымбай авылы.

Казан университетын тәмамлый (1971 ел).

1974 елдан (бүленеп) Татарстан китап нәшриятында. 2002–2005 елларда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллегендә.

2007 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (2007–2012 елларда әдәбият белеме бүлеге мөдире).

Хезмәтләре

Хезмәтләре татар әдәбияты теориясе һәм тарихына карый. «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980), «Әдипләребез» (Р.Даутов белән берлектә, 1–2 т., 2009 ел) биобиблиографик белешмәлеге, шулай ук «Татар әдәбияты тарихы» (8 томда; 1–2 т. – 2014 ел; 3 т. – 2015 ел; 4 т. – 2016 ел) проектлары авторларының, төзүчеләренең берсе һәм җаваплы мөхәррире.

Әсәрләре

Шигъри бишек. Казан, 1981.

Канатлы дөнья. Казан, 1984.

Мең чакрымга мең чакрым. Казан, 2006.

Әдәбият

Вәли М. Гасырлар ярында... // Казан утлары. 1999. № 5.

Юныс М. Чакрымнарын югалткан мең чакрым... // Казан утлары. 2009. № 5.