Биографиясе

1942 елның 24 февралендә БАССРның Аскын районы Билгеш авылында туган.

1965 елда Чиләбе авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институтын тәмамлаганан соң, БАССРның «Төй» совхозында эшли.

1968 елдан Чиләбе аграр университетында, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары кафедрасы мөдире (1993 елдан), проректор (2002–2008 еллар), бер үк вакытта, 2002–2005 елларда, Урал авыл хуҗалыгы техникасын сынау үзәге директоры (Чиләбе шәһәре).

Хезмәтләре туфрак эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү өчен техник чараларның конструктив схемаларын һәм параметрларын эшләүгә карый. Рәхимов җитәкчелегендә туфракны һәм чәчүлекләрне төп һәм чәчү алды эшкәртүләре өчен 50 дән артык универсаль машина эшләнеп, сынауга һәм җитештерүгә куела.

Уйлап табуга 17 патенты бар.

Хезмәтләре

Машины для интенсификации основной обработки почвы. Челябинск, 1988 (автордаш).

Элементы системы автоматизированного проектирования широкозахватных почвообрабатывающих машин. Челябинск, 1988 (автордаш).

Практикум по сельскохозяйственным машинам. М., 1997 (автордаш).

Ресурсосберегающая техника для возделывания зерновых культур. М., 2007.