Биографиясе

1956 елның 16 апреле, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1982 ел), шунда ук эшли.

1986 елдан Татар гуманитар-педагогика университетында, биоэкология кафедрасы мөдире (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре орнитология, экология, экологик белемгә карый. И.И.Рәхимов Урта Идел буе кошлар синантропизациясенең (кеше янында яшәүгә яраклашу) төп кагыйдәләрен эшли, төбәк фаунистикасын һәм Татарстан шәһәрләрендә хайваннар экологиясен өйрәнүгә өлеш кертә.

«ТРның Кызыл китабы»н төзүдә (2006 ел) катнаша. «Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы» («Растительный и животный мир Татарстана», 2006 ел) уку ярдәмлеге автордашы.

Россиянең Кошларны саклау берлеге рәисе (1992 елдан).

Хезмәтләре

Птицы городов Среднего Поволжья и Предуралья. Казань, 2001.

Авифауна Среднего Поволжья в условиях антропогенной трансформации естественных природных ландшафтов. Казань, 2003.

Адаптивные особенности сизого голубя (Columba livia) в условиях урбанизированной среды (на примере города Казани). Казань, 2008 (автордаш).

Птицы городов России. М.–СПб., 2012.