Биографиясе

1983 елның 25 апрелендә Казан шәһәрендә туа.

Техник фәннәр докторы, РФнең атказанган фән эшлеклесе, профессор Н.И.Карпенконың; техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, профессор Б.С.Соколовның; техник фәннәр кандидаты, доцент Ф.Х.Әхмәтҗановның шәкерте.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелеш факультетын "Төзелеш" юнәлеше буенча (2004 елда – бакалавриат, 2006 елда – магистратура), шунда ук "Төзелеш конструкцияләре, биналар һәм корылмалар"  белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый (2009).

2005–2020 елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында эшли: "Материаллар каршылыгы һәм тыгызлык теориясе нигезләре" кафедрасында ассистент (2005–2006), "Тимер-бетон һәм таш конструкцияләр" кафедрасында укытучы (2006–2012 елларда – ассистент, 2013–2015 елларда – өлкән укытучы, 2015–2020 елларда – доцент).

2011 елдан хәзерге көнгә кадәр Казан шәһәренең төрле проект оешмаларында баш конструктор һәм баш инженер булып эшли.

2013–2017 елларда – Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең  Төзелеш фәннәре бүлегендә кече фәнни хезмәткәр.

2020–2021 елларда – Казан шәһәренең "Энергопрогресс" инженерлар үзәгендә фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге башлыгы.

2020 елдан Казан дәүләт энергетика университетында эшли, "Предприятиеләрне электр энергиясе белән тәэмин итү һәм энергия саклау технологияләре" кафедрасында инженер, "Предприятиеләрне электр энергиясе белән тәэмин итү, Биналар һәм корылмалар төзелеше" кафедрасында профессор (2023 елдан).

2023 елдан Казан университетының "Конструктив-дизайн проектлау" кафедрасында доцент.

Фәнни эшчәнлеге

Бетон һәм тимер-бетон конструкцияләрдә зарарланулар туплану (2003–2014), тимер-бетонның ватылу механикасы (2006–2012), тимер-бетон конструкцияләрне исәпләүнең диаграммалы алымы һәм сызыксыз деформация моделе (2012–2024) теориясе буенча фәнни хезмәтләре бар.

Бетон һәм тимер-бетонда микро-, макро- һәм магистраль ярыкларның барлыкка килү һәм үсеш закончалыклары таркалу механикасының санлы һәм аналитик алымнары ярдәмендә тикшерелә. Беренче тапкыр материалга өске ярыкларның тирәнәюе турындагы теоретик мәгълүматлар билгеләнә, алар эксперименталь раслау таба, индентор ярдәмендә микрокатылыкны бәяләү алымы белән макроярыкның старт алдыннан югарыда җимерелү алды зонасы бәяләнә. Арматуралы бетоннан стержень элементларын исәпләүнең диаграмма методы (чикле деформацияләр методы) теориясе эшләнә. Зарарланулар туплану теориясе кагыйдәләре нигезендә киңәйткәндә һәм кысканда бетонны кәкре деформацияләүнең авторлык тикшеренүләре алына.

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 130 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 3 монографиядә, 3 уку ярдәмлегендә басыла.

5 патент автордашы.

Кандидатлык диссертациясе: “Совершенствование методики расчета жесткости изгибаемых элементов из обычного железобетона с применением теорий силового сопротивления” (2012).  

Докторлык диссертациясе: “Развитие теории диаграммного метода расчета стержневых элементов из армированного бетона” (2023).

Бүләкләре

"Проектирование бетонных, железобетонных, каменных и армокаменных элементов и конструкций с применением диаграммных методов расчета" монографиясе өчен авторлык коллективы составында Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең (РААСН) алтын медале белән бүләкләнә (2020).

Хезмәтләре

Проектирование бетонных, железобетонных, каменных и армокаменных элементов и конструкций с применением диаграммных методов расчёта. М., 2019. 194 с. (автордаш)

Некоторые аспекты математических моделей трещиностойкости стержневых железобетонных элементов // Инженерный вестник Дона. 2023. №8 (104). С. 425-439. (автордаш)

Допущения математических моделей трещиностойкости стержневых железобетонных элементов // Инженерный вестник Дона. 2023. №7 (103). С. 516-533. (автордаш)

Усиление железобетонных балок сталефибробетоном с учетом предыстории нагружения // Промышленное и гражданское строительство. 2023. №2. С. 57-65. (автордаш)

Общий случай расчёта стержневых элементов из армированного бетона диаграммным методом // Строительство и реконструкция. 2021. №1 (93). С. 26-37. (автордаш)

К определению деформаций изгибаемых железобетонных элементов с использованием диаграмм деформирования бетона и арматуры // Строительство и реконструкция. 2012. №2 (40). С. 11-19 (автордаш)